Улыма |
Новости » Слово автору | |
Кем уйлаган төннәр буе Тибрәткәндә газиз улымны, Утыз яшен аның күрермен дип, Бирер өчен аңа кулымны. Берәү булды — берәгәйле булды, Шатлыгыбыз булып үсте ул. Аңа булган олы сөюбез Йөрәкләребезгә күчте ул. Аның шатлык-куанычы белән Без дә булдык hәр чак канатлы. Улым, hәр гамәлең сөендерде, Булдың сәләтле hәм талантлы. Канәгатьмен, улым, синең алда Үтәдем, дип, ата бурычын. Анаңның да куанычы чиксез, Үтәдем, дип ана бурычын. Берәү булдың — берәгәйле булдың, Яшьлегебезнең син чәчәге. Данлы булсын, изге булсын иде Гомер сукмагыңның киләчәге. Чигә чәчләремә чал керсә дә, Күңелкәем hаман яшь минем. Улым, миңа hәрчак терәксең син, Рәхмәт белән жирдә яшимен. Берәү булдың — берәгәйле булдың, Синең белән чиксез горурбыз! Исән-сау гына бул! Бергә булсак,
Шатлык чәчеп, бәхет урырбыз.
|
||
| Напечатать | Комментарии (0) | ||
[28 февраля 2011] | Просмотров: Опубликовал: admika | Оцени статью! |
Информация
Комментировать статьи на нашем сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.
{allpages}