Skip to content

Баш портал

Новости Уфы. История, культура Республики Башкортостан

Primary Menu
  • Главная
  • Новости
  • Важное
  • Новости литературы
  • Политика
  • Новости культуры
  • Новости истории
  • Новости от автора
  • Тексты
  • Без рубрики

Г.Тукай кичәсенә сценарий » Новости Уфы, главные новости Башкортостана / Bash-Portal.Ru

bash-portal.ru 23.11.2016 1 min read

Г.Тукай кичәсенә сценарий

Новости » Слово автору
Г.Тукай кичәсенә Сценарий Сәхнәдә Г.Тукай портреты, «120» дип языла 1нче алып баручы сәхнәгә чыга hәм: Башкортостан Республикасы Премьер-министры урынбасары, мәдәният hәм милли сәяәсәт министры Ильдус Гобәйдулла улы Илишев, Башкортостан язучылар союзы рәисе, Башкортостанның халык шагыйре Равил Бикбаев, кунагыбыз – Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары Зилә Рәхимьян кызы Вәлееваны сәхнәгә чакырабыз.(Сәхнәгә өч урындык hәм өстәл куела) Равил Бикбаев. Татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты класигы Габдулла Тукайга арналган кичәне ачып, тәүге сүзне Республикабызның Премьер министры урынбасары, мәдәният hәм милли сәяәсәт министры Ильдус Гобәйдулла улы Илишевка бирәбез. (Ильдус Гобәйдулла улы сөйләп беткәч, сүзне Р.Бикбаевка бирә). Ильдус Гобәйдулла улы. Сүз Башкортстан Республикасы язучылар союзы рәисе, Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаевка. (Г.Тукай ижатының бөеклеге, аңа башкорт шагыйрьләренең ихтирамы турында сөйли. Р.Бикбаев сүзен бетереп, урынына утыргач, И.Г.Илишев кунакка сүз бирә). Ильдус Гобәйдулла улы. Мин зур канәгатьләнү белән сүзне кадерле кунагыбыз – Татарстан Премьер-министры урынбасары Зилә Рәхимьян кызы Вәлеевага бирәм. (Вәлеева сөйләгәч, Ильдус Гөбәйдулла улы, Равил Төхвәт улы, Зилә Рәхимьян кызы сәхнәдән төшеп, урыннарына утыралар). 1 нче hәм 2 нче алып баручылар сәхнәгә чыга. 1 нче алып баручы. Шулай итеп, Татар халкының бөек шагыре Габдулла Тукайның дөньяга килүенә быел 26 апрельдә 120 ел тулды. Даhилар гомере гасырлар белән генә испәләнә. Шагыйрьнең вафатыннан соңгы чор эчендә туган халкы, Туган иле тормышында, тарихында гажәеп хәлләр, зур үзгәрешләр булды. Г.Тукай үзе аларга шаhит булмаса да, аның ижаты hәм шунда гәүдәләнгән якты сүрәте, катлаулы тарихи сынауларны үтеп, безнең көннәргә килеп иреште. Бу инде тарихның чын талантларга халык белән мәңге бергә яшәргә хокукы да, мәрхәмәте дә, хөкеме дә. 2 нче алып баручы. Габдулла Тукай ижаты, аның сүзе – халкыбыз кулыннан hич тә төшмәс көрәш коралы ул. Ул кешелекне матурлыкка, яктылыкка, гаделлеккә чакырган кебек, икейөзлелекне, комсызлыкны, вәхшилекне, явызлыкны фашлый. Тукай ижаты hәрчак көрәштә, кешеләр рухына сафлык, батырлык, матурлык өстәп яши hәм яшәячәк. Габдулла Тукай бүген дә безнең белән, яңа тормыш, яңа кеше өчен көрәштә алгы сафта, кадерле дуслар! 1 нче алып баручы. Тукайның тормышы hәм ижаты турында берничә сүз. Бу хакта сезгә, кадерле дуслар, Башкорт Дәүләт педагогия университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Муса Мөлеков сөйләп бирер. (Муса 10-15 минут сөйли). 2 нче алып баручы. И, мөкаддәс моңлы сазым, Ник уйнадың син бик аз? Син санысың, мин сүнәмен, Аерылабыз, ахрысы, –

дигән Габдулла Тукай. Гомере кыска булса да, аның сазы сынмады, ул – мәңгелек.

Обсудить на форуме
Поделиться:
Источник не указан
Автор не указан

Страница 1 из 3 | Следующая страница

 
| Напечатать | Комментарии (0)
[28 февраля 2011] | Просмотров: Опубликовал: admika Оцени статью!

Информация
Комментировать статьи на нашем сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.

{allpages}

Continue Reading

Previous: Вечер знакомств "Пар Алма"! » Новости Уфы, главные новости Башкортостана / Bash-Portal.Ru
Next: С 1 июля вводится запрет на продажу пива с содержанием алкоголя более 5% » Новости Уфы, главные новости Башкортостана / Bash-Portal.Ru

Рубрики

  • Без рубрики (1 996)
  • Блог (1)
    • Шоу (1)
      • 10 (1)
  • Важное (23)
  • Государство (1)
  • Интересное (2)
  • История (2)
  • Контакты (1)
  • Литература (22)
    • Песни (20)
  • Музыка (3)
  • Недвижимость (4)
  • Новости (1 247)
    • Криминал (44)
    • Литература (296)
      • Новости литературы (212)
      • Новости от автора (83)
    • Новости истории (84)
    • Новости культуры (104)
    • Новости президент (10)
    • Новостная лента (14)
    • Общие (2)
    • Политика (125)
  • Сайты (2)
  • Свидание (1)

lf


Архивы

  • Октябрь 2024
  • Сентябрь 2024
  • Июнь 2023
  • Апрель 2023
  • Март 2023
  • Февраль 2023
  • Январь 2023
  • Март 2020
  • Февраль 2020
  • Январь 2020
  • Декабрь 2019
  • Ноябрь 2019
  • Октябрь 2019
  • Сентябрь 2019
  • Август 2019
  • Июль 2019
  • Июнь 2019
  • Май 2019
  • Апрель 2019
  • Март 2019
  • Февраль 2019
  • Январь 2019
  • Декабрь 2018
  • Ноябрь 2018
  • Октябрь 2018
  • Сентябрь 2018
  • Август 2018
  • Июнь 2018
  • Май 2018
  • Апрель 2018
  • Март 2018
  • Февраль 2018
  • Январь 2018
  • Декабрь 2017
  • Ноябрь 2017
  • Октябрь 2017
  • Сентябрь 2017
  • Август 2017
  • Июль 2017
  • Июнь 2017
  • Май 2017
  • Апрель 2017
  • Март 2017
  • Февраль 2017
  • Декабрь 2016
  • Ноябрь 2016
  • Октябрь 2016
  • Апрель 2016
  • Март 2016
  • Февраль 2016
  • Январь 2016
  • Февраль 2015
  • Январь 2015
  • Сентябрь 2014
  • Июль 2014
  • Апрель 2014
  • Февраль 2014
  • Январь 2014
  • Декабрь 2013
  • Ноябрь 2013
  • Октябрь 2013
  • Сентябрь 2013
  • Август 2013
  • Июль 2013
  • Июнь 2013
  • Май 2013
  • Апрель 2013
  • Март 2013
  • Февраль 2013
  • Январь 2013
  • Декабрь 2012
  • Октябрь 2012
  • Сентябрь 2012
  • Август 2012
  • Июль 2012
  • Июнь 2012
  • Май 2012
  • Апрель 2012
  • Март 2012
  • Февраль 2012
  • Январь 2012
  • Октябрь 2011
  • Август 2011
  • Июнь 2011
  • Май 2011
  • Апрель 2011
  • Март 2011
  • Февраль 2011
  • Январь 2011
  • Декабрь 2010
  • Ноябрь 2010
  • Октябрь 2010
  • Сентябрь 2010
  • Август 2010
  • Июль 2010
  • Июнь 2010
  • Май 2010
  • Апрель 2010
  • Март 2010
  • Февраль 2010
  • Декабрь 2009
  • Сентябрь 2009
  • Август 2009
  • Июль 2009
Новости Уфы. История, культура Республики Башкортостан | 2025